news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда наркотикларның законсыз әйләнеше өчен федераль эзләүдә булган хатын-кыз тоткарланган

Узган тәүлектә Татарстан полициясе хезмәткәрләре 50 җинаятьне ачкан

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казанда наркотикларның законсыз әйләнеше өчен 2014 елның ноябреннән федераль эзләүдә булган 26 яшьлек хатын-кыз РФ ЭЭМ ның Казан буенча идарәсенең “Мәскәү” полиция бүлеге җинаятьчеләрне эзләү  хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, узган тәүлектә Татарстан полициясе хезмәткәрләре 50 җинаятьне ачкан. Алар арасында үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, 5 талау, 9 урлау очрагы да бар.

Законсыз әйләнештән 6 грамм чамасы синтетик наркотик алынган. 9 татарстанлы эзләнүе игълан ителгән, аларның 6сы элек тә өйдән чыгып киткәләгән булган. Элек эзләнелгән 2 кешенең кайдалыгы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100