news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда наркотик саткан полиция хезмәткәре эшеннән азат ителде

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре патруль пост хезмәте хезмәткәренең кайчаннан бирле тыелган матдәне сатуын ачыклый.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Казанда наркотик саткан полиция хезмәткәре эшеннән азат ителде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ”га шәхси чыганактан билгеле булганча, Шәхси куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре Наркоконтроль идарәсе белән берлектә Казанда ике көн элек патруль пост хезмәте Казан полкы вәкилен тоткарлаган.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре патруль пост хезмәте хезмәткәренең кайчаннан бирле тыелган матдәне сатуын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100