news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нанофорум эшли башлады

Әлеге тәүге масштаблы чара “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән X халыкара конференцияне һәм “Нанотехнологияләр. Казан 2009” дигән I махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда нанотехнологияләр буенча беренче масштаблы форум эшли башлады. “Казан ярминкәсе”ндә оештырылган бу чара “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән X халыкара конференцияне һәм “Нанотехнологияләр. Казан 2009” дигән беренче махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала. Бүген күргәзмәләр үзәгендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, “РОСНАНО” корпорациясенең федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән элемтәләр дирекциясе җитәкчесе Дмитрий Криницкий катнашында форумны ачу тантанасы узды.

Ил сәнәгатен үзгәртеп кору юлларын билгеләгәндә бүген нанотехнологияләргә мөһим стратегик юнәлеш буларак зур өмет баглана. Татарстанда бу максатка ирешү өчен “2015 елга кадәрге чорга ТР наноиндустрияне проектлар аша үстерү” дигән комплекслы программа эшләнде. Ул күптән түгел “РОСНАНО” корпорациясендә расланды. Күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов белдергәнчә, дөньяда фәнни-техник прогрессның яңа этабы башланды. Аны уңышлы гамәлгә ашыру бары яңа технологияләр – мәгълүмат, био- һәм нано технологияләр ярдәмендә генә мөмкин булачак. “Бу инновацияле мәйданны төзү идеясе үзеннән-үзе тумады. Республика соңгы 2 елда Татарстанда наноиндустрияне үстерүне координацияләү юнәлешендә төп партнер “РОСНАНОТЕХ”корпорациясе белән актив эшләде. Уртак эшчәнлек ике арада төзелгән килешү нигезендә алып барыла. Шушы хезмәттәшлек наноиндустрияне проектлар аша үстерү комплекслы программасын эшләү мөмкинлеген бирде”, -ди беренче вице-премьер. Әлеге уникаль программа үз эчендә гомуми бәясе 180 млрд. сумлык 174 проектны берләштерә. Борис Павлов сүзләренә караганда, бу проектлар эшләнеше буенча төрле стадиядә. Аларның өчтән бер өлеше сәнәгатькә кертү өчен инде әзер булса, тагын өчтән беренә өстәмә рәвештә фәнни-тикшеренү уздыру таләп ителә. Калганнары исә әле наноиндустрия өлкәсендәге инновацион идеяләр рәвешендә генә. Борис Павлов белдергәнчә, Татарстанда наноиндустриянең үсеше гамәлдәге инновация челтәренә өстәмә буларак, яңа инфраструктура төзелешенә ярдәм итәчәк. Ул бүген республика Хөкүмәтенең “РОСНАНОТЕХ” белән берлектә, “Идея” технопаркы базасында Татарстанда нанопарк төзү проекты өстендә эшләвен хәбәр итте. Әлеге эре инвестиция проекты, аның фикеренчә, наноиндустрия өлкәсендәге проектларга ярдәм мәйданы булачак.
“РОСНАНО” дәүләт корпорациясе, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан мэриясе булышлыгында үткәрелүче тәүге күргәзмәгә килгәндә, оештыручылар аны сәнәгатькә кертергә әзер булган нанопроектлар эзләү мәйданы итеп күрергә тели. Ул нанотехнологияләр буенча төбәк һәм комплекслы проектларны гамәлгә ашыруга, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләүгә, базарга югары технологияле продукцияне чыгарырга ярдәм итәргә, нанопродукция сату базарын формалаштырырга тиеш. Анда илнең 12 шәһәреннән нанотехнологияләр өлкәсендә эшләүче 57 компаниясе, производствога кертергә әзер булган нанотехнология һәм наноматериаллар өлкәсендәге эшләнмәләр тәкъдим итүче Япония компанияләре вәкилләре катнаша.

Татарстан республикасы күргәзмәдә нанотехнологияләрне үстерүдә башкарылган эш хакында аерым әзерләнгән стенд белән хисап бирә. Моннан тыш, безнең наноматериаллар җитештерү, нанотехнологияләр өлкәсендә эшләүче предприятие-оешмалар, вузлар аерым тәкъдим ителә. Алар арасында “Данафлекс” ЯАҖ, “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ, “Казан синтетик-каучук заводы”, “НУРан”, “Күн һәм мех” җәмгыятьләре, Казан дәүләт университеты һ.б. бар. “Күн һәм мех” җәмгыяте, мәсәлән, тире һәм мех эшкәртүдә нанотехнологияләр куллануның сыйфатны яхшыртудагы өстенлеге хакында мәгълүмат бирә. Казан дәүләт университеты биомедицина өчен углеродлы нанокөпшәләргә нигезләнгән материаллар тәкъдим итә. Мәсәлән, углерод нанотрубкасына нигезләнгән сенсор ДНК структурасы үзгәрүгә реакция бирә. Мәсәлән, аны куллану кандагы ферментлар үзгәреше аша авыруга диагноз куярга ярдәм итә.

Ә инде “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән традицион конференциягә килгәндә, ул нанофән һәм нанотехнологияләрнең фундаменталь проблемаларына, авиа-, машина төзелеше, нефтехимия һәм приборлар төзелешендә нанотехнологияләр куллану мәсьәләсенә багышлана. Бүген аның пленар өлеше үтсә, 9 декабрьдә фәнни секцияләрдә дәвам итәчәк. Алар нефтехимия сәнәгатендә, авиа-, аэрокосмик өлкәдә, машина төзелешендә нанотехнологияләргә, наноиндустрия өчен белгечләр хәзерләүгә багышлана. Конференция вакытында яшь галимнәр, студентлар һәм аспиратларның нанотехнология проблемаларына багышланган эшләренә конкурс та уздырылачак. Күргәзмә һәм конференция 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100