news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда нәни аниматорларны һәм кинематографларны бүләкләү тантанасы бара

Казанда нәни аниматорларны һәм кинематографларны бүләкләү тантанасы бара
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Оештыручылар һәм жюри әгъзалары фикеренчә, «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале килөчәктә Татарстан кинематографиясен үстерүгә тәэсир итәчәк.

«Мир» кинотеатрында кинофестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. Җиңүчеләр «Татар телендә анимацион фильмнар (балалар бакчалары)», «Татар телендә анимацион фильмнар (мәктәпләр, студияләр), «Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» номинацияләрендә билгеләнгән.

Шулай ук 15 махсус приз бирелә.

«Мир» кинотеатры залына республиканың унбишләп районыннан катнашучылар җыелган.

Җиңүчеләр арасында Казан, Чаллы, Актаныш, Алабуга, Əлмәт, Буа, Питрәч, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Арча, Сарман һәм башка район балалары бар.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot