news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда намуссыз көндәшлек мәсьәләләре хакында фикерләшәләр

Фәнни-гамәли конференциянең төп оештыручылары - Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм ТР Икътисад министрлыгы

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге базасында "Намуссыз көндәшлек. Теория һәм хокук куллану тәҗрибәсе проблемалары" дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

"Бүгенге көн базарының икътисади һәм хокукый чынбарлыгы базарда барлык катнашучыларның сәнәгый милкен саклауның иң нәтиҗәле хокукый механизмын файдалану бурычын куя. Моңа бәйле рәвештә, намуссыз көндәшлектән саклауның хокукый механизмы аерым урын алып тора. Бүгенге конференция, иң беренче чиратта, шуңа багышлана", - диде Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров. 

Чарада ТР Икътисад министрлыгы, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт, суд органнары, эшлекле, фәнни һәм иҗтимагый даирә вәкилләре катнаша. Шул ук вакытта конференция үткәрүнең төп максаты - намуссыз тәҗрибәгә чик куюның аеруча актуаль ысуллары хакында фикер алышу, шулай ук бергәләп намуссыз көндәшлек проблемаларын хәл итүнең юлларын эзләү. Конференция түгәрәк өстәлләр формтында уза, аларда интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен һәм юридик затларның индивидуальләштерү чараларыннан законсыз файдалану, шулай ук намуссыз көндәшлек турындагы эшләрне ачыклау һәм аларга чик кую, дәлилләр туплау һәм аларны раслау проблемалары мәсьәләләре тикшереләчәк.

Әйтергә кирәк, бүген пленар утырыш барышында Сарытау дәүләт юридик академиясе белән видеоконференц-элемтә оештырылачак.

"Мин конференциядә кызыклы дискуссияләр узар һәм, әлбәттә, тәҗрибә уртаклашу булыр дип уйлыйм. Безнең очрашу нәтиҗәләре инициативалар һәм проектлар булачак, алар фәнни эшләр җыентыгына кертеләчәк. Бу җыентык безнең резолюциягә әвереләчәк", - дип белдерде Руслан Биктимеров.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100