news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда намаз укырга өйрәнергә теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Казанда намазга өйрәтү буенча «Бер көнлек мәктәп»кә тыңлаучыларны җыю дәвам итә. Уку бушлай, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәзергә 70 тән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Уку 15 нче октябрьдә башлана.

Программа тәхарәт, намаз, хәләл, хәрам төшенчәләре буенча алты дәресне үз эченә ала. Дәресләр шимбә саен Галиев мәчетендә иртәнге 8.00 дән 12.00 гә кадәр бара. Укыту рус һәм татар телләрендә, шулай ук тыңлаучылар өчен тәүлек буе онлайн-консультация оештырыла.

Укуга 17 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла. Гариза бирү өчен, https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча узып теркәлергә яки +7(843)237-86-18 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100