news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда намаз уку дәресләренә язылу өчен гаризалар кабул ителә

«Ислам. Беренче адымнар» проекты дәресләре Галиев мәчетендә шимбә саен булачак.

Казанда намаз уку дәресләренә язылу өчен гаризалар кабул ителә
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьдә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрә. Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 5 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенгә проектта катнашу теләген 75 кеше белдергән. Аларның иң яшенә 19, иң өлкәненә – 82 яшь. Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала. Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Өч сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 300гә якын кеше белем алды һәм намазга басты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100