news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда нәфис гимнастика буенча Россия Кубогында илнең иң яхшы гимнасткалары җыелачак

Казанда нәфис гимнастика буенча Россия Кубогы бара. Республика башкаласында үткәрелә торган бу ярышларның әһәмиятен ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов билгеләп үтте.

«Илебезнең нәфис гимнастика буенча иң яхшы спортчыларын безнең башкалада күрүебезгә шатбыз. Россия гимнасткалары дөньяда иң яхшылары санала. Һәм без моның белән бик горурланабыз. Мондый мөһим һәм бик кызыклы ярышларны Казанда үткәрүгә ышаныч белдергән өчен Россия Нәфис гимнастика федерациясенә рәхмәт белдерәсем килә. Бу – үсеп килүче буын өчен үрнәк. Өйдә туган диварлар ярдәм итәр һәм Татарстан гимнасткалары бу ярышларда иң яхшылар арасында булыр дип ышанам», – дип китерә министр урынбасарының сүзләрен «Татар-информ» корреспонденты.

Россия Кубогында РФнең 20дән артык субъектыннан спортчылар катнаша. Алар арасында Россиянең 20 иң көчле гимнасткасы һәм илнең 20 иң көчле командасы бар.

Катнашучылар составында Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләр җыелма командалары бар.

Нәфис гимнастика буенча Кубок Казанда Гимнастика үзәгендә 2025 елның 3 декабреннән 7 декабренә кадәр бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot