news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Надир Әлмиевның «Реминисценцияләр» күргәзмәсе ачыла

Картиналар дөнья классикасының поэтик әсәрләренә нигезләнеп ясалган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 16 сентябрьдә Заман сәнгате галереясында Надир Әлмиевнең «Реминисценцияләр» күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт музее матбугат хезмәте.

Экспозиция Татарстанның графикада әйдәп баручы осталарыннан берсе Надир Әлмиевнең иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан оештырыла. Быел ул үзенең 70 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреатыНадир Әлмиев 1970 еллардан башлап бик күп күргәзмәләрдә катнашкан.

Экспозициядә рәссамның 150 ләп эше тәкъдим ителә.

Картиналар дөнья классикасының поэтик әсәрләренә нигезләнеп ясалган: Шарль Бодлер, Габдулла Тукай, Мигель Эрнандес, Муиэтоси Фукагава, Данте Алигьери. «Реминисценцияләр» – рәссам бу исемне Данте поэзиясе белән илһамланып иҗат иткән монументаль картиналары сериясенә биргән. Әлмиевнең графика жанрында реаль кичерешләргә караганда хис-тойгылар, күңел сагышлары өстенлек алган.

Күргәзмә 2016 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot