news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда начар күрүче балалар өчен махсус кино күрсәтелә

Фильмны “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә карап булачак.

Казанда начар күрүче балалар өчен махсус кино күрсәтелә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы күрсәтеләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Жили-были мы” гаилә фильм-әкияте Сергей Михалков исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты булган “Хрустальный ключ” повесте буенча төшерелгән.

Россия Федерациясенең “2011-2015 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2012 елдан башлап Татарстанда тифлокомментарияле һәм субтитрлы фильмнар Россия кинематографиясе үзәге базасы - “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрсәтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot