Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Нәүрүзне билгеләп үттеләр
Быел зур концерт программасын Татарстандагы милли-мәдәни автономияләр һәм төрки диаспоралар вәкилләре оештырган
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Руслан Дәүләтшин). Кичә, 20 март көнне, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта төрки халыкларның Яңа елы — Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узды. Быел зур концерт программасын Татарстандагы милли-мәдәни автономияләр һәм төрки диаспоралар вәкилләре оештырган иде.
Сәхнәдә Әфганстан, Иран, Казакъстан, Кыргызтан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗаннан иҗат төркемнәре чыгышларын карарга мөмкин иде. Татарстан артистлары да читтә калмады, концертта чыгыш ясады.
Театр каршындагы мәйданда чатырлар эшләде, анда милли ризыклардан авыз итәргә, диаспора вәкилләре белән аралашырга, халык музыка уен кораллары яңгырашын ишетергә, биергә, милли кием-салымнар белән танышырга була иде. Кайбер чатырларда бодай уҗымнары да урнаштырылган. Аның белән Нәүрүз бәйрәме табынын бизәү гадәте бар. Сүз уңаеннан, монда декоратив-гамәли сәнгать әйберләре дә сатылды.
Бәйрәмнең иң төп тәмле өлеше — ул пылау һәм шашлык, алардан шунда ук авыз итәргә мөмкин булды. Татлы ризыклардан милли бәлешләр тәкъдим ителде.
Бәйрәмнең тагын бер матур өлеше — ТР халыклары яшьләр ассамблеясы тарафыннан оештырылган биюле флешмоб. Аның барышында Нәүрүзне бәйрәм иткән барлык халыкларның да милли көйләре яңгырады.
Искәртеп узабыз: Нәүрүз быел 21 марттан 23 мартка кадәр билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз