news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Нәүрүз көннәрендә Төрки дөнья киносы атналыгы үткәреләчәк

Казанда Төрки дөнья киносы атналыгы үткәрелү нияте Татарстанның Төрки дөнья ассоциациясенә керүенә бәйле.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2018 елда Казанда яңа кинофестиваль үткәреләчәк. Ул “Төрки дөнья киносы атналыгы” дип атала һәм анда төрки дөньяның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителә. Атналык март азагында – Нәүрүз көннәрендә планлаштырыла. Бу хакта “Татаркино” оешмасының ел йомгакларына һәм логотип белән сайтларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Миләүшә Айтуганова әйтте.

Казанда Төрки дөнья киносы атналыгы үткәрелү нияте Татарстанның Төрки дөнья ассоциациясенә керүенә бәйле.

Искәртеп үтәбез, Истанбулда II Төрки дөнья документаль фильм фестивале һәм бәйгесе кысаларында үткәрелгән төрки дөнья илләренең кино оешмалары җитәкчеләре җыенында "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова “Төрки дөнья кино ассоциациясе” шурасына сайланган иде. Әлеге чарада кино сәнгатен үстерү, җәелдерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, уртак фильмнар төшерү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100