news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Нәүрүз" фестивале "Зөләйха күзләрен ача" спектакле белән башланачак

Төрки театрларның “Нәүрүз” халыкара фестивале башкорт театрына багышланачак.

Казанда "Нәүрүз" фестивале "Зөләйха күзләрен ача" спектакле белән башланачак
Султан Исхаков

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казанда Төрки театрларның “Нәүрүз” халыкара фестивале 2 июньдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектакле белән ачылачак. Бу хакта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

”Нәүрүз” фестивале 3 июньдә башланыр дип уйлаган идек. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең, спектакльләрнең күп булуын исәпкә алып, бу көн 2 июньгә күчерелә”, - диде Илфир Якупов.

Быел “Нәүрүз” фестивале башкорт театрына багышланачак. Илфир Якупов әйтүенчә, әлеге карарны кабул иткәндә Гафури исемендәге башкорт театры 100 еллыгын билгеләп үтәчәге турында уйланылмаган булган. “Театрның 100 еллыгы булыр дип исәпләмәдек тә, карамадык та, шулай туры килде, - дип әйтте ул.

“Нәүрүз” фестиваленә Башкортстанның биш театры киләчәк. Камал театры директоры хәбәр иткәнчә, көн саен башкорт театры спектакле куелачак.

  • Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театры 2019 елда 100 еллыгын билгеләп үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot