Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Нәүрүз бәйрәме була
Татарстан халыклары ассамблеясе Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе матбугат хезмәте җиткерә.
Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан кайбер илләрдә озын яллар бирелә.
Татарстан халыклар ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, милли традицияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итү мөмкин булачак.
Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыкларының Дуслык йорты тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз