news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале бара

Яшь режиссерлар спектакльләренә Россия театр тәнкыйтьчеләре бәя бирә

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Казанда “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале бара. Яшь режиссерлар спектакльләренә Россия театр тәнкыйтьчеләре бәя бирә.

Фестивальдә катнашучылар арасында беренче мәртәбә эшләрен тәкъдим итүчеләр дә, дәүләт театрларында режиссер булып эшләүчеләр дә бар.

Фестивальдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Туймазы шәһәрләреннән режиссерлар катнашырга теләк белдергән иде. “Һөнәр” афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 10 спектакль һәм 4 эскиз тәкъдим ителә, аларны Татарстан башкаласының биш театраль мәйданында карарга мөмкин. Болар: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур һәм кече сәхнәләре, В. И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачылар театры һәм “Әкият” курчак театры сәхнәләре.

Фестиваль 21 декабрьгә кадәр дәвам итә, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot