news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Һөнәр” фестивален бәби театры белән Минзәлә артистлары башлады

Фестиваль афишасына татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән.

Казанда “Һөнәр” фестивален бәби театры белән Минзәлә артистлары башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивален бәби театры белән Минзәлә артистлары башлады.

Фестивальнең беренче спектакльләре – Алмаз Садриевның “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр” бәби театры һәм Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу” спектакле. Спектакль Кариев театры залында күрсәтелде.

18.00 сәгатьтә Камал театрында “Тормышмы бу?” спектакле башлана. 19.00 сәгатьтә “Угол” театр мәйданчыгында Андрей Жигановның «Бывшая, школьная» спектакле тәкъдим ителә.

Иртәгә Камал театрының кече залында Әлмәт театры Илшат Мөхетдинов куйган “Адашкан җаннар” спектаклен күрсәтә, Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниев куйган “Хәсрәтбаһадир Косомет улы” спектаклен тәкъдим итә.

Фестиваль афишасына татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot