news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нәфис гимнастика буенча “Юность России” беренчелеге узды

Ярышларда Россия төбәкләреннән 360 тан артык яшь гимнаст кыз катнашкан

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда, Федераль гимнастика спорт-тренировка үзәгендә “Юность России” физкультура-спорт берләшмәсенең Татарстан төбәк бүлеге беренчелеге узды, дип хәбәр итә Идел буе спорт һәм туризм академиясе. Беренчелек индивидуаль программада һәм төркемле күнегүләрдә күп төр ярышта үткән.

Үз яшь төркемнәрендә индивидуаль программада Рязаньнан Юля Кармухина (2006 нчы елгы), Ивановодан Александра Смурова (2005 нче елгы), Ростов-на-Донудан Влада Варлашкина (2004 нче елгы) һәм Дмитровтан ике спортчы кыз Ольга Садомская (2002 нче елгы) һәм Татьяна Минһаҗева (2001 нче елгы) алдынгылыкка чыккан.

Төркемле күнегүләргә килгәндә, “Приволжанка” балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Казан гимнасткалары бронза призерлар булган. Беренче урынны Ростов-на-Дону (5 нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) җыелма командасы яулаган. Икенче урынга Ярославль гимнасткалары лаек булган.

Турнир узган көннәрдә “Юность России” җәмгыятенең баш тренеры итеп, Гимнастика үзәге директоры, ТР нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты Лилия Шәфиева билгеләнгән.

Ярышлар алдыннан гимнастика үзәгендә катнашучы командаларның өйрәнү-тренировка җыеннары үткән. “Юность России” җәмгыятенең 2002-2003 нче елгы 160 тан артык гимнаст кызы Россиядә 50 тренер җитәкчелегендә көтеләчәк стартларга әзерләнгән булган. Хәзерге вакытта үзәк базасында нәфис гимнастика буенча ТР җыелма командасының төп һәм яшьләр составлары гимнасткалары өйрәнү-тренировка җыенын уздыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100