news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы тәмамланды

Кичә Гимнастика үзәгендә аерым төр күнегүләрдә Дөнья кубогы җиңүчеләре билгеләнде

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 7 нче сентябрь көнне, Казанның Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча аерым төр күнегүләрдә Дөнья кубогы җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия гимнасты Яна Кудрявцева өч төр күнегүдә беренчелеккә чыкты. Туп белән күнегү өчен ул 19,000, булавалар белән күнегү өчен 18,950, тасма белән чыгышы өчен 18,450 балл алды.

Обруч белән күнегүләрдә Яна Кудрявцева икенче урынга чыкты. 18,450 балл җыйган Яна Маргарита Мамуннан (18,500 балл) 50 баллга гына калышты. Шулай ук Мамун туп белән күнегүдә икенче урынны яулады, ул 18,950 балл алуга иреште.

Обруч белән күнегүләрдә өченче урынга Кореядан Ен Чжей Сон (18,000 балл), туп белән чыгышта Беларусь вәкиле Мелитина Станюта (18,000 балл) лаек булды. Станюта шулай ук булавар (18, 250 балл) һәм тасма (18, 250 балл) белән чыгышларында икенче урынга билгеләнде.

Булавалар (17, 800 балл) һәм тасма (17, 550 балл) белән күнегүләрдә өченче урын Беларусьтан Екатерина Галкинага тәтеде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100