news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда музыка һәм сәнгать мәктәпләренә кабул итү имтиханнары башланды

Фортепиано, кыллы, халык, удар, тынлы инструментлар, хор җырлавы һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем алу өчен гаризаларны хәзер тапшырырга кирәк

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Казанда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренә керү өчен имтиханнар башлана. Алар фортепиано, кыллы, халык, удар, тынлы инструментлар, хор җырлавы һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем алачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өстәмә профессиональ программалар яшьтән үк сәләтле балаларны ачыклау, аларны сәнгати яктан укыту һәм эстетик тәрбияләү өчен шартлар тудыру максатыннан тормышка ашырыла. Балалар уку барышында сайлап алынган сәнгать төре өлкәсендә белем, осталык һәм күнекмәләр алалар, иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе алалар һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем алуга әзерләнәләр, диелгән бу хәбәрдә.

Барлык кызыксындырган сорауларны (843) 292-28-03 телефоны буенча эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100