news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Музей-мәгариф территориясе" дигән конференция оештырыла

Татарстанда бүген 100дән артык дәүләт музее эшли, болардан тыш хосусый музейлар да бар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 14-17 ноябрь көннәрендә Татарстан Милли музеенда “Музей – мәгариф территориясе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфренция булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәтеннән Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.

“Конференция Казан галиме һәм коллекционер Андрей Лихачевның (1832-1890 еллар) 185 еллыгына багышлана, – ди Гүзәлия Җәләлева. – А.Лихачевың бай тупланмасын музейга, аның туганы вице-адмирал Иван Лихачев тапшырган. Әлеге тупланма Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музее, хәзерге Татарстан Милли музееның нигезен тәшкил итә. Лихачев коллекция туплап кына калмаган, аларны җентекләп өйрәнгән дә. Коллекционер тарихи мирасны саклау һәм җәмгыятьне агарту максатларын да күз уңында тоткан. Мәгърифәтчелек традицияләрен барлау Казан музее эшчәнлегенең бурычы һәм максатына әверелә. Атап әйткәндә, табигать, тарих, археология турында мәгълүмат туплана, матур сәнгать әсәрләре белән танышу оештырыла. Хәзерге заман музейлары яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә зур роль уйный”.

Бүген Татарстанда 100дән артык дәүләт музее эшли. Мәктәп, югары уку йортларында оештырылган музейлар шактый, хәтта хосусый музейлар, галереяләр барлыкка килде. Барлыгы 1000нән артык музей һәм музей оешмалары исәпләнә. Бу республиканың мәдәни, белем-тәрбияләү потенциалы булып тора. Тарих йортлары фондларында сакланучы үзенчәлекле бай мәдәни хәзинә киләчәк өчен генә түгел, ә бүген үк җәмгыятькә хезмәт итәргә тиеш, ди проект авторлары.

Мөстәкыйль фән буларак музей педгогикасына таянган, Татарстан Милли музее үзен укыту гыйльми һәм методик үзәк буларак танытты.

Атна дәвамында Милли музей залларында һәм филиалларда фикер алышу мәйданнары, мастер-класслар һәм музей дәресләре оешырылачак. Җитәкчеләр һәм предмет укытучылары төрле программалар белән таныша алачак. Конференциядә музей әһелләре, югары һәм урта белем бирү уку йортларыннан, дәүләт оешмаларыннан да вәкилләр катнашачак. Лихачев укулары вакытында “Музей мәктәптә” проектының җиңүчеләрен дә билгеләп узачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100