news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Музейлар төне кысаларында татар күн мозаикасы турында лекция узачак

Казанда сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың «Татар күн мозаика сәнгатенең үткәне һәм бүгенгесе» лекциясен тыңлау өчен теркәлү дәвам итә. Чараны Музейлар төне кысаларында «Миллиард.Татар» һөм Татарстан Республикасы Милли музее оештыра.

Лекция 3 ноябрьдә музейның төп бинасында (Кремль урамы, 2 йорт) 18:00 сәгатьтә башлана.

Чыгыш 50 минут чамасы дәвам итәчәк. Лекциядән соң 20 минутлык сорау-җавап сессиясе була. Чараның үзенчәлеге булып ТР Милли музее экспозициясеннән тәкъдим ителгән бизәкле күнне күрү мөмкинлеге торачак.

Лекциядә катнашу өчен сылтама аша кереп теркәлергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot