news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда музейлар ачу тарихына багышланган бушлай лекция узачак

19 августта «Черек күл» паркында «Музейлар ничек барлыкка килә?» дип аталган лекция оештырыла. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Илья Артамонов соңгы 25 ел эчендә музей мәйданчыкларын өйрәнү, проектлаштыру һәм ачу буенча үзенең зур тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, биредә күргәзмәләрне идеядән проектка кадәр җиткерү юлын күрсәтәчәкләр һәм музейлар ачуның мөһим яклары турында сөйләшәчәкләр.

Лекция 18:00 дә башлана. Очрашу Җәйге йортның икенче катындагы террасада уздырыла. Чарада катнашу өчен алдан теркәлү мөһим шарт булып тора.

Әлеге очрашу «Черек күл» паркының мәдәни клубы кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot