Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Муса Җәлилнең кызы, оныгы һәм оныкчыклары белән очрашу була
25 август – герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 25 август - герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан, Казандагы музей-фатирында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Михайловна, оныкчыклары Михаил һәм Елизавета белән очрашу кичәсе була.
Бу көнне шагыйрьнең кызына язган хатларын үз эченә алган уникаль күргәзмә эшләячәк. Сугышка киткәндә һәм фронттан Муса Җәлил кызына атап хатлар язган. Шундый хатларның берсе - Татарстан Республикасы Милли музеенда, тагын берсе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана. Калган барлык хатларны Чулпан Җәлилова кадерләп саклый. 25 август көнне әлеге хатларны һәркем үз күзләре белән күреп һәм аларның эчтәлеге белән таныша ала.
Шулай ук 25 август көнне 12.00 сәгатьтә Казанның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында искә алу митингы башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз