news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын оештыручылар: Ярыш кызу булачак

Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын оештыручылар: Ярыш кызу булачак
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

13-15 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ачык турнир узачак. 62нче тапкыр үткәрелүче ярышта 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, Муса Җәлил турниры бөтендөнья буенча танылган чара, ярышта катнашу өчен чикләүләр юк.

«Муса Җәлил турниры халык арасында иң киң таралган. Бу – ачык турнир, Татарстан беренчелегенә башкача сайлау бара, ә монда кем килсә дә, көрәшә ала. Муса Җәлил бөтен дөньяга танылган каһарман, турнир да шундый булырга тиеш. Ярышка бик ныклап әзерләндек, көрәшчеләрне көтәбез, ярыш кызу булачак», – диде ул.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар көрәшенең дәрәҗәсе көннән-көн арта, без шушы рухта Муса Җәлилгә охшатып, көрәшчеләребезнең физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булуларын телибез. Бәйгедә көрәшчеләр саны, командаларның әзерлекләре елдан-ел көчәя. һәрбер үлчәү авырлыгында бик зур конкурентлык. Тарихка күз салсак, 1964-70 елларда турнир 4 үлчәү авырлыгында булган, 1971-1981 елларда 5, аннан соң 9, ә соңгы елларда 10 һәм без 11 үлчәү авырлыгында үткәрәбез. Көрәшчеләр саны бик күп. Һәрбер көрәшкән көрәшчегә Муса Җәлил турнирында җиңү – зур дәрәҗә», –ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. «Хәзер турнирларда яңа көрәшчеләребез дә барлыкка килә башлады. Аларга һәрдаим акчалата ярдәм итеп тору мөһим. Бәйгедә көрәшчеләрне зур финанс бүләкләр көтә. Беренче урынга 100, икенче 70 һәм ике өченче урында 50әр мең сум акчалата бүләк каралган», дип искәртте Хәлил Шәйхетдинов.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot