Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда муниципаль парковкалар санын арттырырга планлаштыралар
Казан Башкарма комитеты җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда түләүле муниципаль парковкалар реестрына үзгәрешләр әзерләде. Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Реестрны А.Хәйруллин, Ар.Камалеев, Ф.Әмирхан, Серов, Г. Баруди, Фрунзе урамнары, «Светлая долина» паркы янындагы тыкрыкта, Себер тыкрыгында, Архитектор Гайнетдинов, А. Курынов, И. Зарипов һәм Декабристлар урамнарында яңа парковка зоналары белән тулыландыру планлаштырыла.. Машина урыннарының гомуми саны 17 460 тан 18 651 гә кадәр артачак.
Яңа парковкалар шулай ук 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш.С. Каратай исемендәге Республика тернәкләндерү үзәге, 115нче балалар бакчасы һәм 184нче гимназия янында да барлыкка килергә мөмкин.
Документка түләүле парковка зонасында эшләр башкарганда парковка урыннарыннан файдаланган өчен мәҗбүри акчалата компенсация турында 2.3.8 пунктын өстәргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, 2.3, 2.5.4 һәм 2.5.5 пунктларында прицепларга һәм ярымприцепларга карата формулировкаларны төгәлләштерү планлаштырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз