news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда муниципаль парковкалар Корбан бәйрәме уңаеннан вакытлыча бушлай булачак

Корбан бәйрәме уңаеннан, 6 июньнән 9 июньгә кадәр, республика башкаласында муниципаль парковкалардан файдаланган өчен түләү вакытлыча алынмаячак. Бу хакта Казан шәһәре транспорт комитетының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Парковкалар өчен түләү бүген 19:00 сәгатьтән башлап дүшәмбе 8:00 сәгатькә кадәр алынмаячакк.

Шәһәр хакимияте, түләү бетерелүгә карамастан, машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм парковка билгеләрен үтәргә кирәк, дип искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot