news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мультимәдәни дөньяда ислам” Халыкара форумы уза

Форум “Динара татулык һәм радикализмны җиңеп чыгу” темасына багышланган.

(18 декабрь, Казан, "Татар-информ" Венера Вәлиева).17-18 декабрьдә Казан федераль университетында “Мультимәдәни дөньяда ислам” VI Халыкара форумы уза. Быел форум “Динара татулык һәм радикализмны җиңеп чыгу” темасына багышланган.

Форум Россия фәннәр академиясенең Шәрык институты, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Ислам институты, Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшерү үзәге тарафыннан оештырылган. 

Форум кысаларында Россия мөселман өммәтендә дини вәзгыятькә багышланган түгәрәк өстәлләр уза. “Мультимәдәни дөньяда ислам” җыенының беренче көнендә Шәрык институты галимнәре, шулай ук руханиләр, дин белгечләре чыгышлары хакында фикер алышулар узды.

Форумда катнашучылар радикализмга каршы торуда төп ысул ул - мәгариф, Россия мөселманнарының дини, мәдәни, фәлсәфи һәм хокук мирасын өйрәнү, этник һәм дини нигезләрне бергә кушу итеп карады.

Шулай итеп, Россия Фәннәр академиясе Шәрык Институтының фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Виталий Наумкин: “Әлеге форум бик мөһим, Россия өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен әһәмиятле. Казанга күпсанлы ислам белгечләре, галимнәр җыелуы радикализм мәсьәләсенең көнүзәк булуына ишарә. Кызганычка, алданган яшьләр теракт гамәлләрдә катнаша. Аңа каршы торуга комплекслы стратегия кирәк. Бу күренешләргә  агарту, мәгариф, ислам буенча белем бирү, дөньяви белемнәр бирү белән каршы торылырга тиеш. Иң мөһиме-  Татарстан халкы, Россия халкы тәрбияләнеп үскән күпгасырлык кыйммәтләргә өстенлек бирергә кирәк”, - диде.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзсы Дамир Мөхетдинов: “Яшьләр инновацияләргә, үсешкә, бер-береңне аңлауга тартылу урынына, җавапны урта гасырдагы формалардан эзли, Мөхәммәд пәйгамбәр чорындагы мисалларга кайта. Шул ук вакытта хәзерге замандагы үзгәрешләрне исәпкә алмый. Бу модерн һәм хәзерге заман арасындагы конфликт әле үсеш алачак. Шуның өчен безнең вәгазьләрне һәм эшченлекне яшьләргә таба юнәлтергә кирәк. Мондый форумның Казан университетында узуы куанычлы хәл. Димәк, зыялылар, студентлар объектив белем ала алачак. Биредә традицион дин вәкилләре галимнәр белән берләшеп сорауларга җавап эзли. Бу киләчәктә Татарстанда, Россиядә һәм Евразиядә модерн һәм гореф-гадәтләр бергә үрелеп барыла алуына өмет уята, шул ук вакытта урта гасырга гына кайту булмаячак, дип көтелә”.

Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин: “Радикализмны кисәтүгә күптөрле чаралар үткәрелә. Радикализмны кисәтү, иң беренче чиратта, ислам турында элементар әйберләрне белүгә кайтып кала. Ислам турында объектив караш тудыра алсак, радикализмга каршы торуы җиңелрәк булачак”, - дип белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт буенча Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларга уңышлы эш теләкләрен җиткерде. “Кешелеккә радикализм белән очрашырга туры килде. Экстремистик характердагы төркемнәр барлыкка килә. Хәзерге вакытта мөселманнарның бүленгәнләп бетүе, бердәм үзәк булмавы, татарның дини тәгълимәты гадәтләреннән китүе - болар барысы да экстремизм үтеп керүенә мөмкинлек бирә. Төбәк мөфтиятләрнең күп санлы булуы исламда карашлар төрлелегенә китерә. Бүгенге көнгә дәүләт тарафыннан мөселман оешмалары белән хезмәттәшлек итүдә, бердәм эшчәнлек алып баруда бай тәҗрибә тупланган. Радикализмга каршы торуда мөселман өммәтенең эчке резервларын кулланып хәл итү турында аңлау бар. Бу очракта гадәтләргә һәм хәзерге заман тенденцияләргә таянырга кирәк”.

Россия Президентының Идел буе федераль округта тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының федераль инспекторы Илья Рябков Идел буе федераль округта ике ислам югары уку йорты, 20 мәдрәсә булуы турында хәбәр итеп, ислам мәгариф системасын күтәрү кирәклеге турында белдерде.

Казанда Төркия вице-консулы Нуреттин Кая форумның уңышлы узачагына, эшчәнлек өчен яңа мәйданнар барлыкка килүенә ышанычын белдерде. Радикализмга каршы торуда масштаблы һәм озак вакытка исәпләнгән проектлар кирәклеген әйтте. Радикализм тудыручы шартларны юк итүгә юнәлтелгән эшне алып бару әһәмиятенә дә басым ясады. Иң беренче чиратта, сыйфатлы белем бирүгә өстенлек ясарга кирәк диде.

Казанда Иран Ислам республикасы генераль консулы Алимбеман Экбали Зарч: “Форумдагы чыгышларга игътибар итәргә, андагы мәгълүмат бик мөһим”, - дип әйтте һәм  "Иң зур хикмәт ул – чаманы белү" дигән хәдисне мисал итеп китерде.

Ереван дәүләт университетының төрки тел белеме кафедрасы мөдире, профессор Александр Сафарян: “Бер-беребезне ишетү фәнен оныта барабыз”, - диде.


Форумда еш кына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Россия - ислам таралашының төньяк ноктасы булуына бәйле “Кардагы ислам” гыйбәрәсен искә төшереп әйттеләр.

Виталий Наумкин "Кардагы ислам" образын дәвам итеп, Гарәп илләрендә Россиядәге ислам турында хезмәтне тәкъдим иткәндә, карлы урамда озын манара белән агач мәчетне күреп, гарәпләрнең исләре китүләре турында әйтте. Форум банерына да кышкы Болгар сурәте төшерелгән. Виталий Наумкин ислам турында сөйләгәндә образлар да мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Бүген форум кысаларында Дамир Мөхетдиновның Татарстандагы Ислам Энциклопедиясе тәкъдим ителәчәк, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батровның “Россиядә традицион ислам”га багышланган кулъязмасы буенча фикер алышу булачак. Шулай ук бүген төрки телләр фәненә, гарәп телен укыту өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек итүгә, Шиһабетдин Мәрҗәни истәлегенә багышланган халыкара конференцияләр үтәчәк.

Форум кысаларында Казанда "Ислам в современном мире" журналының Казанда вәкиллеген ачу турында килешү имзаланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100