Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Муллык» сәүдә фестивале узачак
26–30 ноябрьдә Казанның Спорт сараенда халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык» дип аталган Татарстан халык фестивале узачак. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенеж матбугат хезмәте хәбәр итә.
25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–19:00 вакыт аралыгында көтәләр. 30 ноябрьдә ярминкә сәгать 10:00дән 15:00гә кадәр эшләячәк.
Фестивальдә Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Моның өчен стендны чараның рәсми сайтында әлеге сылтама буенча броньларга була.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.
Әлеге фестиваль, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатыннан уздырыла.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм «Татарстан халыклары ассамблеясе» ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз