Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда муллаларны гаиләнең ныклыгын саклау серләренә өйрәтергә җыеналар
КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә дин белгечләренең квалификация күтәрү мөмкинлеге бар.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге "Дини оешмаларда гаилә кыйммәтләрен саклау буенча мәгърифәтчелек эшенең психологик-педагогик нигезләре"квалификация күтәрү курслары ачкан. Бу хакта “Татар-информ”га Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге хезмәткәре Ренат Мозафаров хәбәр итте.
“Курслар мәдәният, тарих белгечләрен әзерләү буенча чаралар үткәрү кысаларында оештырыла. Чара дини, яисә педагогик белемле укытучылар өчен тәгаенләнгән. Мәчет янындагы курслар мәдрәсә һәм Россия ислам институты дин белгечләренең квалификациясен күтәрү максаты белән башкарыла”, - диде Ренат Мозафаров.
“Курс программасы теология һәм мохитнең заманча таләпләрен исәпкә алып эшләнгән. Курсларга 72 сәгать бирелә. Монда исламда система буларак гаилә, хәзерге җәмгыятьтә ата-аналар һәм балалар арасында читләшү проблемасы һәм башка психологик проблемалар каралачак”, - диде ул.
Курслар тәмамлангач, йомгаклау аттестациясен үтүчеләргә квалификацияне күтәрү таныклыгы бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз