news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мулла” фильмында уйнар өчен артистлар сайлыйлар

Фильм Татарстанның Әтнә районында быел август аенда төшерелә башлый.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда, “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасында драматург Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильмда катнашачак артистларга кастинг оештырылды. Кастингта “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Мәгълүмат өчен. Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Татарстанның Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.

Фильм Татарстанның Әтнә районында август аенда төшерелә башлый. Төп рольдә кем уйнаячагы һәм фильмның режиссеры кем булачагы турында әлегә ачык мәгълүмат юк.

Актерлар белән Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев эшли. Кастингларны да ул уздыра. Кастингка нигездә Кама аръягы дәүләт театрлары артистлары чакырылган иде. “Муниципаль районнардагы дәүләт театрлары артистлары экраннарда сирәгрәк күренә. Шуңа да аларны чакырырга уйладык. Өлкән, танылган артистлар да: “Син мине беләсең бит инде болай да”, - дип киреләнеп тормадылар, бөтенесе чакыргач килделәр, кастинг үттеләр”, - ди “Мулла” проектының кастинг буенча директоры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.

Бүген кастингта Камал, Әтнә, Минзәлә театры артистлары катнашты. Г.Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер “Татарстан” радиосында эшләүче Идел Кыямов төп рольгә сайланырга ниятләп килгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100