news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Мубай концерты узачак
4 апрель көнне Казанның “Маяковский. Сары бишмәт” клубында җырчы Мубай үзенең музыкант егетләре белән яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 4 апрель көнне Казанның “Маяковский. Сары бишмәт” клубында җырчы Мубай үзенең музыкант егетләре белән яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) сәхнәгә 2005 елда чыга. “Татар җыры”, “Җиде йолдыз” фестивальләрендә катнаша. 2008 елда 4 кешелек коллектив туплап, Казан клубларында чыгыш ясый башлый. 2009 елда Mubai &Aksubai Fusion Band “Тынычлыкның яратылышы” халыкара фестивалендә җырлап, киң тамашачыга таныла. Шул ук елны Мубай “Крутушка”, “Traskkulla rock” (Финляндиядә узган җанлы татар музыкасы фестивале), “Антипод” һәм башка фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады. Кыш айларында Safety magic, Инна Желанная кебек Россиядә танылган этномузыка башкаручылар белән бер сәхнәдә җырлап, аларның югары бәясен ишетте.
Ике ел элек нәкъ шул клубта Аксубай егете Мубай беренче тулы программа белән чыгыш ясаган иде. Татар җырының Мубайча яңа яңгырашы үз тыңлаучысын тапты, яшьләр, татар да, татар булмаганы да, аның нәфис музыкасын, йомшак җылы тавышын яраттылар.
Мубай репертуарының зур өлеше халык җырларыннан, аның үз җырларыннан тора. Мубайны кайберәүләр татар җырын артык үзгәртүдә, җыр традицияләрен сакламауда гаепли. Бу юлы яңа программа нигездә татар җыр классикасы әсәрләреннән төзеләчәк. Шул ук вакытта бу җырлар яңа да, чөнки Мубай аларны үз яңгырашында тәкъдим итә. 20-27 яшьлек татар һәм урыстелле яшләр өчен бу җырлар ишетелмәгән, яңа әсәрләр булып яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot