news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты көтелә

Концерт 19 июньдә «Маяковский» иҗади пространствосында булачак.

Казанда Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты көтелә
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Мубайның композитор Эльмир Низамов белән уртак концерты көтелә. Бу хакта җырчының концертларын даими оештыручы Дмитрий Ильин хәбәр итә.

«Мубайның тәэсирле тавышы белән Эльмир Низамовның фортепианода виртуоз уены тамаша залында кабатланмас атмосфера тудырачак. Бу композицияне бер ишеткән кеше, аны яңадан тыңларга омтылачак», - дип вәгъдә ителә оештыручыларның хәбәрендә.

Үзенчәлекле стиле булган, татар альтернатив музыкасының нигезендә торган Мубай концертларын бик сирәк бирә. Җырчының үз тамашачысы бар. Аның гыйнвар аенда булган алдагы концертында тамашачы җырчының композитор Эльмир Низамов белән дуэтын югары бәяләгән иде.

Мубай белән Эльмир Низамовның уникаль концерты 19 июньдә Маяковский урамында урнашкан «Маяковский» иҗади пространствосында булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot