news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итә торган тугызынчы пункт ачылды

Казанда мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итә торган тугызынчы пункт рәсми ачылды. Ул, «Рамазан» мәчете янында, Окольная урамы, 25б адресы буенча урнашкан. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Биредә көн саен (якшәмбедән кала) яшәү урыны булмаган, аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр көндезге аш ашый ала. Исерек хәлдәге кешеләргә хезмәт күрсәтелми.

Пунктлар Казанның барлык районнарында да бар. Алар бер үк график буенча – 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшли. Шәһәр территориясендә 20 шундый урын ачу планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Кеше приюты» проекты матбугат хезмәтендә.

Пунктларның адреслары:

  • Авангард урамы, 95;
  • Борһан Шәһиди урамы, 26, 1 корылма;
  • Гудованцев урамы, 6;
  • Дачная урамы, 3а;
  • Лаврентьев урамы, 6;
  • Липатов урамы, 6б;
  • Окольная урамы, 25б;
  • Симонов урамы, 3;
  • Фучик урамы, 52.

Татарстанда шундый 25 пункт эшли. Бер тәүлек эчендә республика халкы якынча ике мең порция ризык белән тәэмин ителә, ә айга – 60 мең тирәсе. Моны кечкенә шәһәрчек халкы белән чагыштырырга була. Һәр павильонга көн саен шәһәр кафеларында әзерләнгән 300 порциягә кадәр кайнар ризык китерелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100