Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин иттеләр
Татарстан башкаласында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары торак алды. Бу хакта шәһәрнең торак сәясәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Гыйльфанов эшлекле дүшәмбедә белдерде.
«Горурланып хәбәр итәм, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган барлык ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин ителде», – диде Гыйльфанов.
2025 елның беренче кварталында бу максатларга 5 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бүлеп бирелә торган бюджет акчаларының коммерция базарында торак сатып алу өчен җитәрлек булмавын исәпкә алып, Казанда ветераннарга социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларда бер бүлмәле фатирлар бирелә.
Гыйльфанов шулай ук билгеләп үткәнчә, ветераннарны торак белән тәэмин итүне җайга сала торган федераль законнарга үзгәрешләр кертелгәннән бирле, 1,6 меңнән артык кеше үзләренең торак шартларын яхшырта алган. Бу максатларга федераль бюджеттан 1,6 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу эшне Татарстан җитәкчелегенең актив ярдәме белән һәм субсидияләр хисабына – фатир алучылар ягыннан өстәмә түләүләрне җәлеп итмичә гамәлгә ашыру мөмкин булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз