news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мотоциклчылар бәрелешкән

Ямашев проспектында «Савиново» сәүдә үзәге каршында килеп чыккан авария видеосы чыкты.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында ике мотоциклчы бәрелешкән урыннан видео социаль челтәрләрдә чыкты. 

  • Юл-транспорт һәлакәте кичә Ямашев проспектында «Савиново» сәүдә үзәге каршында килеп чыккан.

Кадрларда юл уртасында яткан мотоциклларны күрергә мөмкин. Авария булган урынны полицейскийлар уратып алган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике мотоциклчы да исән. Авариянең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot