news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мотоцикл белән җиңел автомобиль бәрелешкән, мотоцикл юл читенә төшеп киткән

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә мотоцикл һәм җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр. Авария Мамадыш трактында булган. Hyundai Solaris автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкән вакытта 29 яшьлек ир-ат идарә иткән Yamaha мотоциклы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, мотоцикл юл читенә төшеп киткән.

Авария нәтиҗәсендә мотоциклчы төрле тән җәрәхәтләре алган. Медицина учреждениесендә ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot