news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мостай Кәримнең тууына 107 ел тулу уңаеннан әдәби митинг узачак

Казанда Мостай Кәримнең тууына 107 ел тулу уңаеннан әдәби митинг узачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

20 октябрьдә Казанда күренекле башкорт халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең тууына 107 ел тулу уңаеннан әдәби митинг-концерт һәм язучы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

«Залесный» мәдәният үзәгенең «Ак тирәк» башкорт халык фольклор ансамбле артистлары фронтовик-шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр һәм иҗади номерлар тәкъдим итәчәк.

Тантаналы чара Мостай Кәрим скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

Чара 10:00 сәгатьтә Казанның Мостай Кәрим исемендәге скверында башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot