Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мостай Кәримнең 106 еллыгына багышланган әдәби митинг-концерт була
20 октябрьдә Казанда Даурия урамы һәм Оренбург тракты киселешендә урнашкан мәйданда башкорт шагыйре Мостай Кәримнең 106 еллыгына багышланган әдәби митинг-концерт булачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне Мостай Кәрим исемендәге скверда Казан дәүләт мәдәният институтының «Нур» халык театры һәм «Залесный» мәдәни үзәгенең «Ак Тирәк» башкорт фольклор ансамбле катнашучылары чыгыш ясаячак. Алар фронтовик шагыйрь әсәрләреннән өзекләр белән иҗади номерлар тәкъдим итәчәк.
Тантана Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак, диелә хәбәрдә.
Әдәби митинг-концерт 10:00да башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз