news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мостай Кәримгә багышланган «Мостай» документаль фильмы күрсәтеләчәк

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Мостай» документаль фильмы тәкъдим ителәчәк.

«Фильм 2022 елның 18 октябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында күрсәтелә. Башлана – 18.00д», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

«Мостай Кәрим әсәрләре тирән мәгънәлеге, игелеккә өндәү, эчкерсезлекне чагылдыру, тел байлыгы һәм милли үзенчәлеге белән аерылып тора. Халык шагыйренең 100 еллыгына төшерелгән «Мостай» документаль фильмын Татарстан халкына тәкъдим итү күрше республикалар арасында мәдәни тәҗрибә алмашу һәм хезмәттәшлекне дәвам итүдә терәк булачак», – дип ассызыклаган Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Мостай» фильмы – шигырьләр, көндәлекләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, язучының замандашлары истәлекләрен үз эченә алган күләмле кинотезмә. Әлеге тарихи кинотасманы булдыруда Владимир Спиваков, Никита Михалков, Андрей Дементьев, Иосиф Кобзон кебек танылган шәхесләр катнашкан.

Мостай Кәримне Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән олы дуслык җепләре бәйли, аның истәлекләре «Мостай» документаль фильмында төп урынны алып тора.

Фильмда шулай ук бөек замандаш шагыйрьләр Константин Симонов, Александр Твардовский, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев катнашында архив материаллардан фрагментлар кулланылган.

Картинаның режиссеры – Сәидә Медведева, мәшһүр документалист, «Мастерская» кинокомпаниясенең генераль продюсеры.

«Казан – Мостай Кәрим өчен үзенчәлекле шәһәр иде. Татарстан башкаласында бөек башкорт шагыйренә һәйкәл ачылу очраклы хәл түгелдер, чөнки бу мәдәни символ Башкортостан һәм Татарстан халыкларының бердәмлек һәм тугандашлыгының дәлиле булып тора», – диде шагыйрьнең оныгы, Мостай Кәрим фондын гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов.

Фильм башланыр алдыннан театрның колонналар залында «Мостай Кәримнең 100 еллыгына күргәзмә проекты» тәкъдим ителәчәк, анда Кәримовлар гаиләсенең шәхси архивыннан уникаль фотосурәтләр кертелгән.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Мостай Кәрим исемендәге Фонд тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100