news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөслимәләр өчен чираттагы «Яшь килен» курслары башланды

Казанда мөслимәләр өчен чираттагы «Яшь килен» курслары башланды
Фото: dumrt.ru

1 октябрьдә Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа унберенче сезоны башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә – Гаилә елы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында эшли башлаган курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла.

Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова билгеләп үткәнчә, әлеге курслар гаилә тормышын ничек төзергә: ир һәм хатын арасында, хәләл җефетеңнең туганнары һәм кайнана белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга икәнлеген генә өйрәтеп кенә калмый, ә әти-әниләр һәм хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга да ярдәм итә.

Курсларда катнашучыларны төрле темаларга 7 дәрес көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр (шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан кызыклы лекция), тестлар, лекцияләр һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләгән.

Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү көтә. Курста 16 яшьтән өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала.

Оештыручылар курсларга әле 7 октябрьгә кадәр язылырга мөмкин икәнлеге турында искәртә: : http://muslimmol.ru/yashkilen. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100