news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товар һәм хезмәтләрнең хәләллеге турында сөйләште

Казанда мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товар һәм хезмәтләрнең хәләллеге турында сөйләште
Фото: dumrt.ru

Бүген, 7 мартта, Татарстан мөфтияте бинасында «Шәригать кануннары буенча матурлык» дип исемләнгән чара үткәрелде. Аны нәзарәт һәм Татарстан мөслимәләр берлеге оештырды. Әлеге чара илебездә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар «Бүгенге көндә ислам кануннары буенча яшәргә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бармы?» дигән сорауга җавап эзләде.

«Хәзерге вакытта мөселман хатын-кызлар өчен төрле матурлык салоннары, фитнес үзәкләре, кием тегүче кибетләр ачылды. Аларның хезмәт күрсәтүләре шәригать кануннарына туры киләме? Хәләл хезмәтләр күрсәтелгәндә шәригать таләпләре сакланырга тиеш. Без монда хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашуга җыелдык», – дип ассызыклап үтте Наилә абыстай Җиһаншина.

Очрашу ток-шоу форматында үтте.

Барлыгы 16 эксперт җыелган халыкка шәригать таләпләре буенча хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре хакында аңлатып бирде, үз эшчәнлекләренең төп асылы белән таныштырды. Экспертлар арасында киемнәр тегүчеләр, матурлык салоны, ресторан, фитнес, медицина үзәге, хиҗама һ.б. бар иде. Хәләл хезмәтләрдән файдаланучылар кызыксындырган сорауларын бирде.

Очрашуга килүчеләр арасында матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрдән файдаланучы 130лап мөслимә һәм активист бар иде.

Әлеге чара барышында хәләл эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Барлыгы 12 кеше үзенең кул эшләрен тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot