news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мөслим районы мәдәнияте көне үтте

Казанда Мөслим районы мәдәнияте көне үтте
Фото: Римма Авзалова

28 октябрьдә Казанда Мөслим районы мәдәнияте көне үтте. Фойеда ук кунакларны гармунчылар каршы алды. Тамашачылар гармунга җырлап-биеп күңел ачты. Мөслимлеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Чигелгән мендәрләр, кулдан ясалган курчаклар, күн белән эшләнгән картиналар, милли ризыклар.

Шунда ук чәкчәк пешерү буенча мастер-класслар үтте. Мөслим бренды: какланган һәм тозланган каз, бармак, чәкчәк сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Мәдәният көне исеме белән үтсә дә, бу якташлар очрашуы да. Кунаклар арасында генерал-майор Дәүфит Хәмәдишин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, педагогик фәннәр докторы, профессор Васыйл Гайфуллин, КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары, педагогик фәннәр докторы Алмаз Галимов, физика һәм математика фәннәре докторы, профессор Борис Тимеркәев бар иде.

Сәнгать әһелләреннән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, композитор Азат Хөсәен-Тимершәех, җырчылар Азат Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Айдар Әхмәтҗанов, театр артистлары Артем Пискунов, Илфак Хафизов та кунаклар арасында иде.

Очрашу «Гүзәл илем, моңлы җирем – бәхет биргән Мөслимем» исемле концерт программасы белән дәвам итте.

«Без ел саен сезгә иң матур чыгышларны сайлап алып киләбез. Бу – безнең өчен зур имтихан. Бердәмлектә – көч! Районның бүген нәрсә белән яшәвен күрсәтербез: Гаилә елына багышланган чыгышлар, җирлегебездә яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеге, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм һәм иң мөһиме – районыбыз, республикабыз белән горурлануыбыз турында булыр концерт» , – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, кунакларны сәламләп.

Чарага ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкиҗанов килгән иде. Ул «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенең икенче ел уздырылуын һәм халыкның кызыксынуы да елдан-ел артуын билгеләп үтте. 700 кешелек зал тулы иде, концертны басып караучылар да булды.

– Мөслимлеләр өчен бу – тагын бер бәйрәм. Яшьлеккә кайткан шикелле булдык! Туган-тумачаны, дусларны күрдек. Бер күрешү – үзе бер гомер, – дип, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов Казанда яшәүче якташларга бәйрәм ясаган өчен рәхмәтен җиткерде.

– Мөслим – иң кадерле, иң газиз төбәгем, әби-бабаларым белән бәйли торган бер үзәк. Ул безгә рухи көч, ныклык бирә. Шушы чылбырга карап үзебезне дөреслибез, – диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.

Концерт ике сәгать барды. Тамашачылар чыгышларны бик җылы кабул итте: сызгырып, озаклап алкышлап, район үзешчәннәрен үсендереп торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100