news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мошенникны фаш ит» мәгълүмати акциясе узды

Казанда «Мошенникны фаш ит» мәгълүмати акциясе узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Декабристлар урамындагы Фестиваль бульварында «Мошенникны фаш ит» мәгълүмати акциясе узды. Акция шәһәр халкы арасында мошенниклыкның төрле төрләрен кисәтүгә юнәлдерелгән. Кампаниянең максаты – Татарстан халкына заманча мошенниклык схемалары турында мәгълүмат бирү һәм аларны интернетта алданудан саклау, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Агеева.

Чарада спикерлар сыйфатында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, психология фәннәре кандидаты, КФУның Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы мөдире Руслан Хәкимҗанов, адвокат, юрист һәм «Хокукый башкала» юридик бюросының эксперт-хокук бүлеге башлыгы Ленар Сираҗетдинов чыгыш ясады.

Юрист һәм психолог җыелган халыкка интернетта балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне алдакчылардан кисәтүнең мөһимлеге, заманча аферистларның нинди хәйләләр куллануы турында сөйләде.

«Татмедиа» башлыгы Айдар Сәлимгәрәев хәзер мошенникларның куркынычрак була баруын билгеләп үтте. «Бүген аферистлар гади алдакчылар гына түгел, алар тагын да җитдирәк һәм куркынычрак гамәлләр кыла. Безнең бурыч - аларга каршы тору», - дип искәртте ул.

Шулай ук акциядә Казанның StandUp Club резиденты һәм ТНТ телеканалында «Comedy Баттл» тамашасында катнашучы Артур Кабальновның стендап-чыгышын да тыңларга мөмкин иде.

Оештыручылар кунакларга төрле уеннар (мошенник булып киенгән актер белән интерактив мәйданчык, төрле фотозоналар, акция логотибы төшерелгән значок ясау мөмкинлеге һ.б.) тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot