Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мошенниклыкның яңа төре теркәлгән
Казанда мошенниклыкның яңа төре теркәлгән. Ялган почта һәм дипфейк технологиясе ярдәмендә җинаятьчеләр шәһәрлеләрнең шәхси мәгълүматларын җыя. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрлеләргә электрон почтага ялган адрестан Казан мэры катнашындагы телеконференциягә чакыру хатлары килә. Хатта күрсәтелгән QR-код яки сылтама буенча күчкәннән соң ялган видеоролик җибәрелә. Дипфейк технологиясе ярдәмендә булдырылган видеоязма йөзне алыштыра һәм шәһәр мэры тавышын кабатлый. Илсур Метшин — халык эшлеклесе. Аның сурәте белән ялган видеоязмалар ясау өчен үрнәкләр бик күп, әмма аудиоязмада акцент сизелә.
Казан мэриясе халыкка QR-кодлар һәм билгесез хатлардагы сылтамалар буенча күчмәүләрен, шулай ук рәсми чыганаклардагы мәгълүматларны тикшерүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Кызыксындырган сорауны бирергә һәм мондый сорауны Казан мэриясе телеграм-каналының @kzn_official рәсми төркемендә тикшерергә мөмкин.
Шәһәр администрациясе шәһәр халкын уяу булырга һәм якыннарына мошенниклыкның яңа төре турында кисәтергә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз