news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мошенниклар пенсионерның 416 мең сум акчасын урлаган

Казанда мошенниклар пенсионерның 416 мең сум акчасын урлаган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2024 елның җәендә 77 яшьлек пенсионер хатын-кызга билгесез кешеләр шалтыраткан, ә аннары банк хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре кыяфәтендә аны акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергәннәр.

Җинаять эше кузгатылды. Акча Мәскәү, Волгоград, Екатеринбург һәм Красноярск халкы счетларына күчерелгәнлеге ачыкланган. Прокуратура дропперлардан акча алу һәм аларның счетларына арест салу өчен судка мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot