news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк барлыкка киләчәк

Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк барлыкка киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә унынчы тапкыр узган «Fashion Iftar»да проект авторы, мода өлкәсендәге белгеч Җәннәт Минһаҗева Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк булдырылачагы турында игълан итте. Аның сүзләренчә, әлеге урын гүзәл затларны җәлеп итүнең төп үзәгенә әверелергә тиеш, анда һәрбер хатын-кыз үзен тыныч һәм куркынычсыз мохиттә хис итә алачак. Ул әлеге карар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән килешенгәнен искәртеп узды.

«Минем төп идеям – мөселман хатын-кызлары өчен ресурс үзәге булдыру. Анда исламны өйрәнергә һәм тыныч мохиттә фикер алышырга, нидер өйрәнергә, ял итәргә мөмкин булачак. Хатын-кызлар тынычлап аралаша алган, һәрьяклап үсешкә юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрә ала торган урын булдырасы килә. Әгәр дә кайбер кызларда авыр вакытта: «Нишләргә? Кая барырга?», – дигән сораулар туса, беренче итеп безнең үзәкне күз алдына китерүләрен телим», – дип уртаклашты ул.

Булачак үзәк өчен урын әлегә сайланмаган. Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, әлегә тарихи мирас бинасын торгызу яки яңа бина төзү турында фикер алышулар бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot