Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мөселман китаплары күргәзмәсе уза
Бүген Г. Камал исемендәге театрның камера залында «Заманча дөньяда гаилә: мөһим сөйләшү» дигән темага III Халыкара конференция эшли. Оештыручылар, хатын-кызларның мөмкинлекләре, балаларны тәрбияләү кебек гаиләгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәр итте.
Чарага бизнес, сәясәт, иҗтимагый оешмаларны тәкъдим итәчәк 60 вәкил чакырылган. Конференциядән соң шушы ук залда «Мәдинә», «Хузур», «Читай», «Umma Land» нәшрият йортлары китапларын тәкъдим итә. Мәсәлән, РФ мөселманнары диния идарәсенең «Мәдинә» нәшрияты Петр Постников тәрҗемәсендәге XVIII гасырда Петр I указы белән бастырылган беренче рус телле Коръәнне алып килгән.
Чараларны РФ мөселманнары диния идарәсенең мәдәният департаменты белән хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз