news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны башланды

Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны башланды. Кичә беренче очрашу узды: яшьләр фильм карау өчен Кабан арты мәчете чатырына җыелды. Фильм «фикер йөртүчеләр өчен» өчен дип сайлап алынды, ул тәмамланганнан соң тәэсирләрен уртаклашу өчен бәхәс оештырылды. «Киноклуб»ка 50гә якын егет һәм кыз килде.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренә караганда, виртуаль аралашулар популяр булуга карамастан, яшьләр җанлы очрашуларны зарыгып көтеп ала. «Киноклуб – бүгенге көн күзлегеннән чыгып, аралашу, аерым темалар буенча фикер алышу, карала торган фильмнарда күтәрелгән проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләү өчен бик файдалы мәйданчык. Шуңа күрә бу проект яшьләр арасында зур популярлыкка ия һәм ул бик кирәк», – дип әйтте ул. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман киноклубының җәйге сезоны үз эшен сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк һәм яшьләрне яңа кызыклы фильмнар белән сөендерәчәк. Очрашу урыны һәм вакыты – һәр айның икенче һәм дүртенче сишәмбесендә 18.30 сәгатьтә, Кабан арты мәчете чатырында, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100