news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда - «Морозко»фестивале

Быел «Морозко» Бөтенроссия фестивале сигезенче тапкыр үткәрелә

  (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Диана Самохина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында «Морозко-2015» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада конкурсның жюри әгъзалары – РФ халык артисты Бедрос Киркоров һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Елена Бабичева, шулай ук оештыручылар “Интеллект-клуб” балалар хәйрия фонды” коммерцияле булмаган оешма президенты Андрей Репях, РФ Мәдәният министрлыгының сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаменты консультанты Елена Роженцева һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова катнашты.

Быел “Морозко” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу чорда анда 5 меңнән күбрәк бала катнашкан.
“Беренче тапкыр килгәндә үк, Татарстанның безне ничек җылы кабул итү сиздем. Мондый шартлар беркайда да юк, сез – беренче. Сездә булганны балалар иҗаты өчен куллану зарур, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Бедрос Киркоров.

Фестиваль-конкурсны оештыручылар мондый чараларны оештыру кыенлыклары турында сөйләделәр. “Көтелмәгән проблема килеп чыкты – күп санлы заявкалар тапшырыла, конкурсны өч концерт залында үткәрдек. Хәзер 1 мең чамасы гына заявка кабул итәбез. Кызганычка каршы, барлык заявкаларны да кабул итеп өлгерә алмыйбыз”, - дип борчылуын белдерде Андрей Репях.

“Кичә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очраштык һәм ул тагын бер фестиваль оештыру турындагы тәкъдимебезне кабул итте. Ул фестивальне халыкара дәрәҗәдә үткәрү идеясен белдерде”, - диде Андрей Репях.

Очрашу азагында оештыручылар һәм жюри әгъзалары барлык теләгән кешене бүген 18.00 сәгатьтә “Ак Барс” яшьләр үзәгенә гала-концертка чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot