Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мөнәҗәтчеләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясала
Казандагы «Гаилә» мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән бергәлектә агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды. Бүген аның гала-концерт тамашасы үткәрелә.
«Минем мөнәҗәтемнең сүзләрен кызым Алсу язды, ә үзем көйләрен иҗат иттем. Мөнәҗәтем Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 500 еллыгына багышланган. Бик теләп катнаштым, мөнәҗәтләрне бик нык яратам. Кечкенәдән үк мөнәҗәтләр тыңлап үселде», — дип фикерләре белән уртаклашты Актаныштан мәдәният тармагының хезмәт ветераны, мәчет мөгаллимәсе Кәүсәрия Заһретдинова «Татар-информ»га.

Әңгәмәдәш мөнәҗәтләр язу, иҗат итү турында уйлары һәм теләкләре белән дә бүлеште.
«Мөнәҗәтләрне язу җиңел эш түгел. Шулай да Пәйгамбәребезне чиксез яратуыбыз белән бик рәхәт языла да, башкарыла мөнәҗәтләр. Алга таба да мондый бәйгеләр дәвам итсен», — дип ассызыклады Кәүсәрия Заһретдинова.

- Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнгән. Конкурска 165 гариза теркәлде, 103 катнашучы эшләрен тәкъдим иткән, дип билгели оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз